13 октябрьдә республикакүләм“Туган як экология”се конкурсында җиңүчеләр Санкт- Петербург шәҺәрендә сәяхәттә булып кайттылар.

2018 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

Сәфәр иң яхшы экологик проект өчен Теләче 1нче балалар бакчасы командасына беренче урын өчен бүләк булды. Катнашучылар шәһәрдә өч көн булдылар: Санкт- Петербург белән якыннан таныштылар, Петергофка сәяхәт кылдылар. Иң кызыгы рус географиясе җәмгыяте музеена кереп андагы экспонатлар, бөек сәяхәтчеләр турында якыннанырак  танышу булгандыр. Биредә бик бай  истәлекле уникаль китапханә, шулай ук фәнни архив һәм Ю. М. Шокальский исемендәге Лекторий урнашкан.

-Бу сәфәр белән без балаларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез. Без табигатькә, әйләнә - тирә кешеләргә һәм тулаем тормышка дөрес мөнәсәбәт тәрбияләргә тырышабыз, - ди РГО төбәк бүлеге рәисе урынбасары Андрей Агарков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International