9 июль көнне Теләче балалар китапханәсендә «Китаплы гаилә – бәхетле гаилә!» дигән фотоконкурска нәтиҗә ясалды.

2018 елның 13 июле, җомга

Иң беренче тәрбияне бала нәкъ менә гаилә шартларында ала. Баланы китап укырга, аны яратырга бары гаиләдә генә өйрәтеп була.  Әгәр китап уку өлкән гаилә әгъзаларының яшәү рәвешенә әйләнә икән, бала моны эләктереп ала һәм күңеленә сеңдерә. Уку шулай ук экологик культура тәрбияләүдә дә иң нәтиҗәле алымнарның берсе булып тора.

 Әлеге бәйгенең бурычлары:

• гаиләләрнең уку белән кызыксынуын, балаларның уку тирәлеген өйрәнү;

• социаль партнерлыкны киңәйтү, балаларны һәм ата-аналарны китап укуга җәлеп итү;

• туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү;

• балаларның иҗади сәләтен үстерү иде.

Бәйгедә катнашучыларның барысы да грамоталар һәм китаплар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International