Балаларның кызыксынучанлыкларын, күзәтүчәнлекләрен арттыру өчен әлеге чор бигрәк тә үтемле. Безгә әти-әниләргә, тәрбиячеләргә балаларның җәйге ялларын кызык кына түгел, сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрү дә мөһим. Шушы максатларны күдә тотып, безгә ком белән су уеннары ярдәмгә килә. Нәниләр уен мәйданчыкларында комнан сарайлар, машина юллары, өйләр, кабартмалар ясыйлар. Мәшакәте күп балса да, файдасы әйтеп бетергесез!