“Ана булу бәхете”

2018 елның 25 мае, җомга

2018 нче елның 25 маенда гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Зиннатова Г.Р. “Ана булу бәхете” программасы кысасында йөкле хатыннар белән чираттагы дәресен үткәрде. Дәреснен максаты – йөкле хатыннарның эмоциональ халәтен яхшырту, йөклелек чорында булган организмдагы психофизиологик үзгәрешләр белән таныштыру иде.

Занятиенең медицина өлешендә психолог  “ Могҗиза көткәндә” исемле темага мини-лекция укыды. Лекция барышында “7 характеристика”, “ Минем  эмоциональ халәтем” кебек күнегүләр башкарылды. Ә занятие азагында ул үз кәефләрен, эмоциональ халәтен  биш баллы шкала белән бәяләргә, занятие буенча кичерешләрен уртаклашырга тәкъдим итте.

Әлеге дәресләр булачак әниләрдә әни булуга уңай караш формалаштыруга булыша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International