3 февраль көнне Сауш авылы китапханәсендә якташ язучыбыз Фатих Хөснинең тууына 110 ел тулу уңаеннан «Милләтнең якты йолдызы» исемле китап күргәзмәсе куелды.

2018 елның 6 феврале, сишәмбе

Күргәзмәдә күренекле язучыбызның ижатын һәм тормыш юлын яктыртучы китаплар урын алды.

Бүген без Фатих Хөснине татар әдәбияты классигы сыйфатында күрәбез. Һәм әдәбиятыбызда шундый зур язучы булуы, аның якташыбыз, Теләче ягы иҗатчысы икәнлеге булуы белән горурланабыз. Еллар уткән саен аның алтын-жәүхәрләрдәй әдәби таланты калкуырак күренә, һәрдаим әсәрләре китап укучыларга тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International