Максабаш башлангыч мәктәбе укучыларының иң яраткан түгәрәкләре “Бадминтон”. Укучылар түгәрәккә бик теләп атнага 3 тапкыр киләләр. Бу түгәрәкне Нәҗметдинов Әсхәт абый үткәрә. Түгәрәкнең максаты: укучыларны бадминтон уйнарга өйрәтү, осталыкларын арттыру, спортка мәхәббәт һәм үзара дуслык тәрбияләү. Бүгенге көндә 8 февраль көнне районда үткәреләчәк бадминтон ярышына зур әзерлек бара.