2 февраль көнне Иске Җөри авыл мәдәният йортында халкыбызның бөек гармунчысы Фәйзулла Туишев истәлегенә багышланган 1 нче район гармунчылар бәйгесе үтте.

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

Әлеге музыка коралларында уйнаучы сәнгать осталары бәйгесенең максаты — гармун һәм башка халык уен коралларында башкару осталыгын пропагандалау һәм үстерү, яшьләрне музыка-уен кораллары сәнгатенә җәлеп итү.Бәйгедә  тальянчылар, гармунчылар - 29 халык таланты катнашты. Бәйгенең нигезләмәсенә ярашлы, һәр бәйгече өч әсәр башкарды, репертуарны ирекле рәвештә үзе сайлады.Чыгышлар аерым башкаручылар, ансамбльләр номинацияләрендә бәяләнде. Район авылларыннан җыелган  иң өлкән башкаручы Олы Мишә  авылыннан 83 дистәне ваклаган Әлмөхәммәт абый Насибуллин һәм Алан авылыннан   тальянын  гомере буе сердәше иткән 82 яшьлек Шугаипов Гатият абый булды. Ә иң яшь гармунчыбыз Шәдке авылыннан  8 яшьлек Мухаметханов Айбулат иде.      

     Урыннарны унҗиде яшькә кадәрге башкаручылар арасында  Шәткедән Мухаметханов Айбулат өченче, Иске Җөридән Фархуллин Ильяс икенче, Шәдкедән Мухаметханов Айсаф беренче  урынны бүлеште. .Унҗиде яшьтән өлкәннәр арасында Олы Нырсыдан Закиев Алмаз икенче,  ә 36 яшьтән өлкәнрәкләр арасында Айдар авылыннан Вагизов Васыйл һәм Кече Мирәтәк авылынан Галимзянов Фәннүр өченче, Теләчедән Илсур Галимов икенче, Шәдкедән Мухаметханов Рафил һәм Алан авылыннан Шугаипов  Гатият беренче урынга лаек булды. Ансамбльләр номинациясендә Үзәк авылы гармунчылары икенче, Алан гармунчылар ансамбле өченче урынны алды.

     Иң яхшы чыгышлар 17 нче февраль  көнне район мәдәният йортында  узачак Фәйзулла Туишев исемендәге республика конкурсының зона турында  катнашыр дип көтелә.  Әлеге финал бәйгесендә Теләче, Мамадыш, Саба, Балтач, Кукмара, Әтнә,Арча, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарыннан һәм Казаннан  килгән аерым башкаручылар, ансамбльләр мәртәбәле жюри алдында имтихан тотачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International