Наил абый истәлегенә узган көрәш бәйгесе

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Быел милли көрәш буенча  республиканың спорт остасы,  атказанган терлекчесе, районыбызның Олы Мишә авылында гомер иткән, үзеннән соң бер дигән көрәшче балалар, оныклар калдырган Наил ага Хәмидуллин призына (хәзер исә истәлегенә) милли көрәш буенча ир-егетләр арасында район беренчелеге үткәрелә башлаганга 25 ел тулды. 21 гыйнвар көнне  “Батыр” спорт комплексында  әлеге мәртәбәле  бәйгенең нәкъ егерме бишенчесе үтте. Көрәш ярышын ачу тантанасында  муниципаль  район башлыгы Илдус Зарипов, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.

21 гыйнар көнне Наил абый истәлегенә узган көрәш бәйгесендә районыбызның  Алан, Олы Мәтәскә, Югары Кибәхуҗа, Теләче, Иске Җөри, Баландыш, Олы Мишә, Шәтке авыл җирлекләреннән һәм Арча, Биектау, Саба, Кукмара районнарыннан  җәмгысы 98 көрәшче көч сынашты. Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International