Шул уңайдан, 13 январь көнне Айдар авыл китапханәсендә “Моң эчендә асылташ» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителеп, күзәтү үткәрелде. Г.Зәйнашева бигрәк тә җыр жанрында актив иҗат иткән язучы. Аның лирик таланты һәм иҗат үзенчәлекләре дә нәкъ менә шул жанрда ныграк ачыла. Шагыйрәнең мәхәббәт, туган җир, туган табигать, яшьлеккә бәйле темаларга язылган шигырьләре халыкчан гадилеге, ритмик төзеклеге, ачык аңлаешлы чагыштырулары-бизәкләре һәм музыкаль аһәңе белән аерылып торалар. Г.Зәйнашева драматургия һәм балалар әдәбияты өлкәсендә дә иҗат активлыгы күрсәтә. Аның драма һәм комедияләре татар театры сәхнәләрендә уңыш белән бара.