Конференциядә узган хисап чорында сәяси совет эшчәнлегенә анализ ясалып киләчәккә максатлар билгеләнде.
Конференция эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разия Садыкова, район Советы депутатлары, предприятие, учреждение, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, партия әгъзалары, массакүләм мәгълүмәт чаралары вәкилләре катнашты.