20.10.2016 ел. Шармаш авыл китапханәсендә "юл йөрү кагыйдәләре лаек хөрмәткә" дигән уен – ярыш булып узды, балалар юл-транспорт травматизмын проблемасын кисәтү буенча . Чарада өченче класс укучылары катнашты. Чара уен формасында үткәрелде, чара барышында укучылар юл йөру тамгалары белән танышты, табышмакларга, сорауларга җавап бирделәр. Резеда Вәлиева, Рөстәм Кутуйның китапларын укып фикер алыштылар . Урамда һәм юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту турында сөйләштеләр . Ахырында “Без нәрсә беләбез, юл йөрү кагыйдәләре турында” дигән конкурс булып узды.
Соңгы яңарту: 2016 елның 22 октябре, 08:50