Бу елда изге Рамазан ае 17 июнь көнне башланды. Ураза тотучылар иртәнге сәхәрдән алып кич кояш баеганчы, ашау-эчүдән тыелып торалар. Бары тик кич, кояш баегач кына “ифтар” башлана.
26 июнь һәм 3 июль көнне Алан авылында авыл халкы өчен ифтар ашы үткәрелде. Әлеге изге гамәлне оештыруда авыл халкы теләп катнашты, чараны оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Өстәлләр сый-нигъмәтләрдән сыгылып торды.
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:32