Хәтер көне -халкыбызның катлаулы тарихында коточкыч көннәрнең берсе. Бу көнне Казан ханлыгы үзенең бәйсезлеген югалткан, колония сыйфатында яшәргә мәҗбүр булган. Күп газаплар кичерүенә карамастан, киләчәгенә өметен өзмәгән, телен, динен, гореф- гадәтләрен һәм, ниһаять, үзенең милли үзаңын саклап калган. Бу көнне һәр татарның күз алдында тарихтагы коточкыч фаҗигале вакыйгалар гәүдәләнә. Шуңа да “Хәтер көне” билгеләп үтелә. 12 октябрь көнне Айдар мәдәният йортында да әлеге датага багышлап "Хәтерләрдә тарих яңара" дип аталган әңгәмә уздырылды.
Соңгы яңарту: 2016 елның 17 октябре, 09:10