Бездә кунак бар!/

Авылыбызның китапханәчесе балалар бакчасында кунакта булды. Рузалия апаларының килүе, балалар өчен бик сөенечле булды. Ул нәниләргә яңа нәшер ителгән китаплар күрсәтте, авторлары, рәссамнары белән таныштырды. Китапны пөхтә итеп укырга, ертмаска, бер-берең белән бүлешеп укырга дигән киңәшләрен бирде. "Йомры икмәк" әкиятен , курчак театры рәвешендә күрсәтте. Балалар бик теләп, карадылар, сорауларга җаваплар бирделәр, табышмаклар чиштеләр.Балаларга әлеге очрашу бик ошады.

Соңгы яңарту: 2016 елның 2 ноябре, 10:27

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International