"Галәмдә Кеше".

12 апрель- Космонавтика көне, кешелек тарихының истәлекле датасы.  Бу көнне СССРда, дөньяда беренче булып, кеше утырган корабль космоска очты. 12 апрель  көнне Айдар авыл китапханәсендә, "Мәдәни көндәлек" проекты кысаларында  башлангыч сыйныф укучылары өчен " Кеше Галәмдә"дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларга 1961 елның 12 апрелендә кешелек тарихында беренче тапкыр галәмгә кеше очуы турында сөйләде. Балаларга Беренче космик станцияләр төзү тарихын, очышларга әзерлек ничек бара, космонавтларның  ни белән туклануын һәм космонавт булу өчен нинди сыйфатлар кирәклеген белү кызыклы булды. Чара барышында укучылар табышмаклар чиштеләр, әкиятләр, шигырьләр укыдылар, космос, Гагарин турында китаплар белән таныштылар. Китапханәче сөйләве “Йолдызларга юл"  мультимедиа презентациясе белән тулыландырылып алып барылды.

Соңгы яңарту: 2019 елның 15 апреле, 09:12

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International