«Туган як почмагы»-фотокүргәзмә .

5 июнь көнне Айдар авылы мәдәният йортында «Туган як почмагы» дип аталган туган якның табигатен чагылдыручы урыннардан торган фотокүргәзмә куелды. Һәр кешенең үзенең туган ягы, гаҗәеп табигате, искитмәле урыннары белән аерылып тора. Туган як -дөньяда кабатланмас һәм бердәнбер була. Туганнарны, танышларны балачактан күңелгә сеңгән урыннары —үзенең матурлыгы белән сихерли. Искиткеч күренешләре,елгалары, сулыклары,иртәнге чык тамчылары һәм җылы кояш нурлары- болар барсыда  фотосүрәтләрдә чагыла. Фотокүргәзмә – ул гап-гади күренешләрне, табигатьнең матурлыгын күрсәтеп халык йөрәгенә бу омтылышы җәлеп итү максатыннан эшләнә.Туган-якны өйрәнү, ярату һәм дә саклау теләге дә исәпкә алына.

Соңгы яңарту: 2018 елның 6 июне, 10:29

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International