Мини-футбол буенча район беренчелегенең финал ярышлары узды.

 

 

     30 март көнне «Батыр» спорткомплексында Теләче муниципаль районы яңадан торгызылуга 25 ел тулу уңаеннан оешма-предприятияләр ир-егетлэр командалары арасында мини-футбол буенча район беренчелегенең финал ярышлары узды.

   Әлеге кискен ярышларда 1 урынны Теләче урта мәктәбе командасы, 2 урынны спорт мәктәбе командасы, 3 урынны- Теләче урта мәктәбе укучылары командасы, 4 урынны – район газ хуҗалыгы командасы яулады. Нәкъ менә шушы командалар финал ярышларында зур активлык курсәттеләр.

   Барысы 10 команда катнашкан мини-футбол ярышлары 2 март көнне старт алган иде.

Соңгы яңарту: 2016 елның 1 апреле, 14:17

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International