Укытучылар көне-көзге иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе.

Укытучылар көне-көзге иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне үз гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мөгаллимнәрне тәбриклибез. Укытучылар көне- гомумхалык бәйрәме, чөнки һәр кеше тормышында укытучының катнашы бар. Еллар узар, балачак һәм яшьлек чорындагы истәлекләр тоныкланыр, әмма яраткан укытучыларыбыз турындагы хәтер генә онытылмас. Әлеге күркәм бәйрәм уңаеннан Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Әгәр мин укытучы булсам...» дип исемләнгән  акция игълан итте. Акция кысаларында без укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, стенгазет, буклетлар эшләдек, укучылар ясаган открыткалар бүләк иттек, укытучыларның кул эшләреннән торган “Алтын куллы укытучым” күргәзмәсе  оештырдык. Алар шундый котлау кабул итүгә чын күңелдән шатландылар. Чөнки өлкән укучыларыннан мактау сүзләре ишетү алар өчен чын бәйрәм.

Соңгы яңарту: 2017 елның 10 октябре, 15:43

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International