Экскурсия алдыннан тәрбиячеләр балалар белән китапханә турында әңгәмә оештырып, анда эшләүчеләр, китап укучылар, нинди китаплар барлыгы турында сөйләшү уздырдылар.Балаларны китапханәчеләр бик җылы каршылады. Алар сабыйларга китаплар белән тулы киштәләрне, уку залын, китапларның картотекасын күрсәттеләр. Балалар уку залында якташ язучыларыбыз һәм аларның китаплары белән таныштылар. Китапханәдә кирәкле китапларны ничек табарга кирәклеге турында да әңгәмә үткәрелде.Уен формасында китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Соңгы яңарту: 2017 елның 11 сентябре, 15:59