Экстремизмга юл юк!

Балалар бакчасында "Экстремизму - Нет!" айлыгы кысаларында "Экстремизмга юл юк!" дип исемләнгән  чара үткәрелде. Балаларга "Экстремизм" һәм "терроризм" төшенчәләре аңлатылды.Инновацион технологияләр ярдәмендә видеолар күрсәтелде. Террорчылык актларында һәлак булучылар искә алынды. Куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан, һәрвакыт игътибарлы булырга кушылды. Өлкәннәр төркемендә тәрбияләнүче балалар үз куллары белән кәгазъдән күгәрчен ясап, кечкенәләр төркемендәге балаларга тапшырдылар. Күгәрчен бит ул-тынычлык символын характерлый. Җир шарында яшәүче hәрбер бала, баш очында аяз күк йөзе булуын тели.

 

Соңгы яңарту: 2016 елның 14 сентябре, 08:38

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International