Айдар авылы терлекчелек фермасына экскурция.

4 июль көнне Айдар мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Бәхетле балачак" бию берләшмәсенә йөрүче балалар белән трелекчелек фермасында экскурциядә булдык. Әлеге экскурциягә баруның төп сәбәбе: балаларга авыл- хуҗалыгы хезмәте турында сөйләү, терлекчеләр башкарган эшләрне хөрмәт итү, туган җиргә мәхәббәт уяту, сөт эшкәртү тәртипләрен күрсәтү максатыннан оештырылган иде. Терлекчелек фермасының эчке һәм тышкы төзелешләрен карап, терлекләрнең ниләр белән туклануы белән кызыксынылды. "Хезмәте каты булса да - җимеше татлы!"- дигән мәкалә әлеге урында бик тә урынлы булуын аңлады балалар.

Соңгы яңарту: 2017 елның 6 июле, 09:53

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International