3 апрель көнне Ю. Кибәхуҗа авыл мәдәният йортының “Балачак” курчак театр – студиясе чираттагы әсәрен тамашачыга тәкъдим итте. Татар халык әкиятенә нигезләнеп язылган “Дүрт дус” исемле спектакльнең премьерасын Республиканың традицион мәдәният ны үстерү үзәге белгечләре: композитор, М.Җәлил премиясе лауреаты Риф Гатауллин, үзәкнең хореография буенча баш белгече Лилия Япарова, үзешчән театрлар буенча белгеч, режиссер Рифат Миндубаевлар тамаша кылып , студия эшенә югары бәя бирделәр.
Соңгы яңарту: 2019 елның 12 апреле, 10:43