Авыл җирлегенең эшчәнлеге

           Шәтке авыл җирлегенең эшчәнлеге 2003 елның 6 октябрендә кабул ителгән 131-ФЗ номерлы Федераль законы “Россия Федерациясе җирле үзидарә органнарының эшен оештыру буенча  гомуми принциплар», Татартан Республикасының   2004 елның 28 июлендә кабул ителгән 45-ЗРТ номерлы “Татарстан Республикасының җирле узидарәсе турында” законы, авыл җирлеге Уставы һәм башка федераль, региональ һәм муниципаль актларга нигезләнеп башкарыла.  Авыл җирлеге Советы  җирле узидарәнең вәкаләтле органы булып тора.

       Федераль законнар буенча муниципаль берәмлекләргә нотариаль эшләр (васыятьнамәләр раслау, ышаныч язуы, таныклык кучермәсе һәм имзалар раслау) һәм гражданлык  хәле актларын теркәү (туу турында таныклык бирү, үлү турында, өйләнешүчеләрне теркәү һәм аерылышу, баланың әтисен билгеләү) буенча вәкаләтләр тапшырылган.  

        Авыл җирлеге башлыгы  башка муниципаль берәмлекләрнең җирле узидарә органнары, региональ һәм хәкимият органнары белән   авыл җирлеге исеменнән  эш алып бара. Авыл җирлеге Советы эшчәнлеген һәм Совет утырышларын оештыра,  кимендә атнага бер тапкыр гражданнарны  кабул итә, гражданнарның гаризаларын, тәкъдимнәрен, шикаятъләрен карый, алар буенча карарлар кабул итә. Советның карамагына авыл җирлегенең социаль үсеш  планнарын, төрле чаралар уздыру планнарын тәкъдим итә. Аларны тормышка ашыруны тәэмин итә.   

      Авыл җирлеге үзидарә органнарының башкару-идарә итү  органы булып Башкарма комитет тора. Авыл җирлеге башлыгы Башкарма комитетны җитәкли, аның җитәкчесе булып тора. Авыл җирлеге сәркәтибенең вәкаләтләренә хуҗалык китапларын (кәгазь һәм электрон вариантта) алып бару, гражданнарның миграцион учетын алып бару, йорт китапларын тутыру,  запаста торучы гражданнарның һәм призывникларның хәрби учетын алып бару, справкалар, хуҗалык китапларыннан өземтәләр, гражданнарга характеристикалар, ходатайстволар бирү,  авыл халкын авыл җирлегенең муниципаль - хокукый актлары белән таныштыру;  авыл җирлеге  һәм Теләче районы территориясендә урнашкан оешма, хуҗалыклар белән элемтәләр булдыру, ЗАГС, нотариат, миграция һәм хәрби хезмәт өлкәсендә шушы оешмаларга һәм хуҗалыкларга кирәкле белешмәләр һәм информацияне җыю һәм тәэмин итү,   шулай ук федераль, региональ, муниципаль законнар кысаларында башка, җирле әһәмияткә ия булган мәсьәләләр буенча да вәкаләтләрне башкару керә. 

Соңгы яңарту: 2012 елның 10 декабре, 13:15

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International