Авыл җирлегенең эшчәнлеге

 Алан авыл җирлеге Советының эшчәнлеге  2003 елның 6 октябрендә кабул ителгән 131-ФЗ номерлы  “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары”  Федераль законы, 2004 елның 28 июлендә кабул ителгән 45-ЗРТ номерлы “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында”  Татарстан Республикасы законы, авыл җирлеге Уставы һәм башка федераль һәм муниципаль  законнар нигезендә алып барыла. Җирлек Советы җирле үзидарәнең  сайлап куелган органы булып тора.

   Федераль  законнар нигезендә  муниципаль берәмлекләргә нотариаль эшләр алып бару (васыять,ышанычнамә,таныклык һәм имза күчермәләрен рәсмиләштерү) һәм гражданлык хәле актларын теркәү (туу,үлү турында таныклыклар бирү, аталыкны билгеләү) вәкаләтләре тапшырылган.

  Авыл җирлеге башлыгы башка муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары белән, региональ һәм дәүләт власте органнары белән мөнәсәбәтләрдә авыл җирлеге исеменнән  эш йөртә, Советның эшен оештыра, Совет утырышларын үткәрә, гражданнарны кабул итә; шулай ук гражданнарның тәкъдимнәрен, гаризаларын һәм дәгъваларын карап чыга.Шулар буенча карарлар  кабул итә. Авыл җирлегенең социаль үсеш планын, төрле чаралар үткәрү планнарын Советка тәкъдим итә, аларны тормышка ашыру өстендә эшли.

    Җирле үзидарәнең башкарма органы булып “Татарстан Республикасы Теләче районы Алан авыл җирлеге башкарма комитеты” тора. Башкарма комитетны авыл җирлеге башлыгы җитәкли.

   Башкарма комитет сәркатибенең вәкаләтләре булып хуҗалык кенәгәсен алып бару (кәгазь һәм электрон вариантта), хуҗалык кенәгәсе  нигезендә белешмәләр, күчермәләр  бирү,гражданнарга характеристика һәм үтенеч язулары бирү,  халыкны авыл җирлегенең муниципаль хокукый актлары белән таныштыру,Татарстан Республикасы Теләче  муниципаль районы территориясендә урнашкан оешмалар белән элемтәләр булдыру, шул оешмалар өчен кирәкле мәгълүматлар, отчетлар төзү һәм тәкъдим итү, нотариат, ЗАГС өлкәләрендә дәүләт вәкаләтләре булдыру, шулай ук гамәлдәге федераль һәм мунициапль законнар кысаларында башка  төр вәкаләтләр башкару тора.

Соңгы яңарту: 2014 елның 23 декабре, 08:41

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International