“Татарстан Республикасының ел балалар бакчасы”

      Безнең Теләче №2 балалар бакчасы Теләче муниципаль районындагы мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре арасында 2015-2016 уку елы нәтиҗәләре буенча үткәрелгән рейтингта беренче урынны яулады һәм республика күләм үткәрелүче“Татарстан Республикасының ел балалар бакчасы” конкурсында катнашу хокукына ия булды.

   2нче август көнне Теләче №2 балалар бакчасына бу конкурсның критерийларын бәяләү буенча ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе Хисамиева Йолдыз Шамиль кызы җитәкчелегендәге комиссия килеп китте.  Комиссия әгъзалары бәйгедә күрсәтелгән барлык критерийлар өчен куелган балларны игътибар белән тикшерделәр һәм үзләренең бәяләрен бирделәр.

Соңгы яңарту: 2016 елның 8 августы, 08:22

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International