Олы Мишә урта мәктәбендә белем көне.

Белем бәйрәмен алып килә

Кыңгыраулы сентябрь.

Кулларымда тере чәчәк,

Шатлыгымны син дә күр!

    Бүген мәктәпләрдә хәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы хәркемгә шатлык- сөенечләр, бары тик дүртләр хәм бишләр генә алып килсен. Бәйрәм белән, сезне, дуслар!

    1 сентябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә шушы бәйрәмгә багышланган тантаналы линейка булды. Укучыларны бәйрәм белән котлау өчен район вәкилләре- Нуретдинов Р.Р., Галимов Ф.Ф., Олы Мишә җирле советы башлыгы Маннапов Г.А., “Сөт иле”  оешмасының  Олы Мишә бүлекчәсе җитәкчесе Фасхиев Ф.Ф. килде.  Алар беренче сыйныфка укырга керүче 5 укучыга матур теләкләр теләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.  Соңыннан класслар беренче дәрескә таралдылар


 

 


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:16

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International