5 октябрь укытучылар көне.

 5 октябрь укытучылар көне. Укытучы – дөньяны танып – белергә омтылучы, балаларның керсез пакь күңелләренә гыйлем орлыклары чәчүче һәм аларның тигез матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче Остаз, газизләрдән – газиз әниләр белән берүк дәрәҗәгә куярлык изге зат. 7 октябрь көнне Айдар мәдәният йорты директоры һәм китапханә мөдире белән берлектә Айдар башлангыч мәктәбе укытучыларын һәм лаеклы ялда хезмәт куйган укытучыларга  "Укытучыга бүләгем!"дип исемләнгән котлау оештырылды. Алар хөрмәтенә чыгарылган гәҗит, шулай ук фотоплакат, чәчәк бәйләмнәре- мөхтәрәм укытуыларны олылау һәм хөрмәт йөзеннән эшләнде.

Соңгы яңарту: 2016 елның 10 октябре, 09:38

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International