Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.

8 июль – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Районыбызда да мәхәббәтне, татулыкны өлге итеп алган гаиләләр шактый. Шундыйларның берсе – Үзәк бистәсендә гомер итүче Вера һәм Анатолий Вилковларны “Эшлекле сишәмбе” киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов тәбрикләде. Аларга гаилә һәм тугрылык медале, чәчәк бәйләме тапшырды. 37 ел бергә гомер итүче  райондашларыбыз икесе дә Үзәк урта мәктәбендә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан. Анатолий Михайлович 40 елга якын балалар укытса, тормыш иптәше Вера Ивановна башта пешекче, аннан җыештыручы булып эшләгән. “Бәхетле гаилә корып яшәүнең сере – бер-береңне хөрмәт итү, күп очракта сабыр итү”, - ди гаилә башлыгы. Яшь гаиләләргә исә бер-берләрен аңлап, юл куеп яшәргә киңәш итте.  




Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:06

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International