Укытучылар бәйрәме уңаеннан Олы Мишә урта мәктәбендә үзидарә көне уздырылды. 10-11 сыйныф укучылары үзидарә көнен укытучыларны бәйрәм белән котлаудан башладылар. Атналык линейкада укытучылар коллективы укучылар буларак катнашты. Дәресләрне укучылар алып барды. Дәресләрдән соң “ Рәхмәт сиңа укытучым” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Үзидарә көне укытучыларга да, укучыларга да бик ошады.
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:46