өлкәннәр көнне

Язгы айларда бәйрәмнәр күп булган кебек, көзләрдә дә бик матур бәйрәмнәр бар. 1 октябрь – Өлкәннәр көне шундыйлардан. Аның көз көне билгеләп үтелүендә тирән мәгънә бар: һәрбарчабызга гомер көзен быелгы кебек тыныч тормышта, муллыкта, икмәк, бәрәңге, яшелчәләр уңышына, мал-туарларның көрлегенә куанып каршыларга язсын. Бу сүзләрнең асылын сез – дөньяның барлык михнәтләрен күргән кешеләр яхшы аңлыйсыз. Янәшәбездә сез булу, киңәшләрегез кыенлыкларны җиңәргә, яшәү мәгънәсен, гаилә, хезмәт, намус, әхлак кебек төшенчәләрнең мәңгелек икәнлеген аңларга ярдәм итә. Бүген олы бәйрәм. Олы, чөнки безнең өчен сездән - әби-бабай, әти-әни, абый-апалардан да олы, кадерле кеше юк. Бу олылау, кайгыртучанлык бүген генә түгел, айлар, еллар буена дәвам итсен һәм, киләчәккә күчеп, һәркемгә картлыгын кадер-хөрмәттә үткәрергә язсын иде.

Кадерле өлкәннәр!

Барчагызга да тыныч картлык, саулык, балаларыгыз, оныкларыгызның, тирә-юнегездәгеләрнең хөрмәтен, кайгыртучанлыгын күреп, озын, имин гомер кичерүегезне телим.

  

  

  

Соңгы яңарту: 2016 елның 4 октябре, 15:07

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International