Җиңү көне

8 май көнне   Айдар авыл җирлегендә, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызны искә алу уңаеннан,  митинг булып үтте.Айдар башлангыч мәктәбе коллективы,  Айдар авыл җирлеге,   авылыбызның  тыл ветераннары, сугыш чорының  бар авырлыгын  үз җилкәләрендә күтәргән сугыш чоры балалары, авыл халкы катнашты. Бөек Ватан сугышында  җиңүгә 74 ел тулу  белән котлап  авыл җирлеге башлыгы Хазиев Р.Р.  тантанага килүчеләрне әлеге истәлекле көн белән тәбрикләде.  Мәктәп укучылары     чыгышы  бәйрәмгә килүчеләр күңелендә матур әз калдырды. Бәйрәм чәй табыны артында давәм итте. Тантана ахырында  мәктәп, клуб, китапханә һәм авыл советы исеменнән обелискка чәчәк бәйләмнәре куелды.

Соңгы яңарту: 2019 елның 8 мае, 14:46

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International