Батырларны искә алдык

 

          1941 елның 22 нче июне. Россия тарихында онытылмаслык авыр көн.76 ел элек, нәкъ шул көнне Бөек Ватан сугышы башланды. Ул елларның шаһиты булганнар әле дә кайгы белән сугарылган бу көнне аермачык хәтерли. Районыбыз халкы Хәтер һәм Кайгы көне уңаеннан бүген кабаттан Мәңгелек ут янына җыелды. Ә аңа кадәр иртән “Хәтер шәме” акциясенә кушылды. Батыр якташларыбызның истәлегенә шәмнәр кабыздылар.

Митингта Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, район ветераннар Советы рәисе Мансур Газизов   катнашып, чыгыш ясады. Яу кырында ятып калган якташларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды. Мәңгелек ут яны чираттагы тапкыр чәчәкләр белән тулды.

Сугыш елларында  илебезне яклап кан түккән якташларыбызның батырлыгы беркайчан да онытылмас.

Соңгы яңарту: 2017 елның 23 июне, 08:13

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International