22 июнь – Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе – Бөек Ватан сугышы башланган көн.

 

22 июнь – Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе – Бөек Ватан сугышы башланган көн.

1941 елның 22 июнь таңында фашист Германиясе, сугыш игълан итмичә, СоветларСоюзына һөҗүм итте

Йөзләгән шәһәрләр, меңләгән авыллар, күп кенә предприятиеләр, завод-фабрикалар җир белән тигезләнгән. Күп санлы матди кыйммәтләр юкка чыгарылган. Авыл хуҗалыгына зур зыян китерелгән. Сугыш алып килгән хәсрәтне бәяләү мөмкин түгел.
Буген Үзәк авыл  җирлегендә бу көнгә багышлап митинглар утте. Митингка укучылар  һәм балалар җыелган иде. Алар алдында  ветераннар Советы рәисе Халилов Б.Х. һәм хәрби  өстәл башлыгы  Гарипова Г.Р. чыгыш ясадылар. Митинг ахырында мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар, Һәм шәмнәр яндырылды.

 

  

    

     

Соңгы яңарту: 2017 елның 22 июне, 11:27

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International