22 июнь – Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе – Бөек Ватан сугышы башланган көн.

22 июнь – Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе – Бөек Ватан сугышы башланган көн.

1941 елның 22 июнь таңында фашист Германиясе, сугыш игълан итмичә, СоветларСоюзына һөҗүм итте, хәрби һәм стратегик  объектларны һәм бик күп шәһәрләрне утка тотты, басып алды. 1418 көн һәм төн дәвам иткән,   27 млн-га якын кешесен югалткан. Авыр канкойгыч сугышта совет халкы Европа халыкларын фашист коллыгыннан азат итү һәм Гитлер гаскәрләрен тар-мар итүдә хәлиткеч өлеш кертте

Йөзләгән шәһәрләр, меңләгән авыллар, күп кенә предприятиеләр, завод-фабрикалар җир белән тигезләнгән. Күп санлы матди кыйммәтләр юкка чыгарылган. Авыл хуҗалыгына зур зыян китерелгән. Сугыш алып килгән хәсрәтне бәяләү мөмкин түгел.
Буген Үзәк авыл  җирлегендә бу көнгә багышлап митинглар утте. Митингка укучылар  һәм балалар җыелган иде. Алар алдында  Үзәк мәчете имам хтибы Амир бабай, ветераннар Советы рәисе Халилов Б.Х. һәм хәрби  өстәл башлыгы  Гарипова Г.Р. чыгыш ясадылар. Митинг ахырында мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.


  

  

  

  

Соңгы яңарту: 2016 елның 22 июне, 13:22

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International