Әниләр көне

26 ноябрь көнне Балыклы авылы мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе оештырылды. Бәйрәмдә Казаннан килгән һәвәскәр артистлар чыгыш ясады. Әлеге чараның  иң күңелле мизгеле- Балыклы авылы турында яңа җыр тәкъдир итү булды. Җырны Муса Көекле сүзләренә Җәүдәт Гыйльманов язган. Аны беренче тапкыр Алан авылы егете Миндияр Шаймарданов башкарды. Җырны халыкка тәкъдир итүдә башлап йөргән  һәм бәйрәм кичәсенә чәй табыны белән плов  хәзерләгән Галиахметов Роберт  Рашит улына, Хадиуллин Хәким Кәниф улына Балыклы авылы халкы зур рәхмәтен белдерде.

  

Соңгы яңарту: 2016 елның 29 ноябре, 14:31

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International