"Нәрсә ул коррупция?"

15 нче октябрь көнне Айдар мәдәният йортында яшүсмерләр белән "Нәрсә ул коррупция?" дип аталган әңгәмә үтте. Сөйләшү җылы һәм дустанә мөнәсәбәттә узды. Аларның һәрберсенең кулына кызыл , зәңгәр төстәге карточкалар бирелде. Шул карточкалар ярдәмендә клуб мөдире биргән уңай сорауларга -кызыл, тискәре сорауларга- зәңгәр төстәге карточкалар белән җавап кайтардылар. Әңгәмә вакытында дөреслек, хаклык , ялган турында да күп сөйләшенде.  Яшьләр- "Актыкта хаклык җиңә" -дигән татар халык мәкале  белән әңгәмәне төгәлләделәр.

Соңгы яңарту: 2016 елның 17 октябре, 09:13

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International