"Шергинны бергәләп укыйбыз"

30 октябрь көнне Айдар авыл  китапханәсендә ,балалар  һәм  яшьләр  арасында "Шергинны бергәләп укыйбыз" исемле акция уздырылды.  Акция Архангель шәһәрендә туган, талантлы язучы, рәссам Борис Викторович Шергинны искә алу көне уңаеннан  үткәрелде.  Борис Викторович Шергин –балалар  һәм   олылар да яратып укый торган  кызык  һәм  тапкыр Шише турындагы  әкиятләр авторы.  Язучының   иҗатында    аерым   бер    урынны  төньяк    табигатенең      матурлыгы, мәдәнияты, көнкүреше, гореф-гадәтләренең һәм төньяк Архангельскның  сәнгать һөнәрләре турында язылган көндәлекләре  алып тора. Акция барышында укучылар язучының   иҗаты  белән      танышып, «Для увеселенья»,"Волшебное кольцо", "Двинская земля",«Ваня Датский» , «Одно дело делаешь, другого не порть»  исемле  әсәрләрен  укыдылар. Презентация аша  аның   гаиләсе, тормыш юлы турында мәгълүмат    тупладылар, ул  чор     атмосферасын тоя алдылар.

Соңгы яңарту: 2016 елның 2 ноябре, 14:15

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International