Сабантуй

04 июнь көнне Үзәк авыл җирлегенә  милли бәйрәмебез Сабантуй узды. Сабантуй ел саен көтеп алына торган шатлыклы вакыйга. Ул борынгы заманнарда ук язгы сабан һәм муллык бәйрәме буларак барлыкка килгән һәм милләтебез тормышының гүзәл бизәгенә әверелгән. Сабантуенда без язгы чәчүгә нәтиҗә ясыйбыз, мәйдан түренә иң элек кыр батырларын чакырып зурлыйбыз, аларга рәхмәтебезне, ихтирамыбызны белдерәбез. Аларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсе буларак, бүген басуларда игеннәр матур гына үсеп киләләр, мул уңыш вәгъдә итәләр. Сабантуй ул милләтебезнең йөзек кашы, татар халкының уңганлыгын, булганлыгын күрсәтүче чара. Уеннар һәм спорт ярышларын үз эченә алган манзара ул. Шуңа да олысы-кечесе истә калырлык, ел буена көч-егәр, дәрт-дәрмаң биреп торырлык итеп үткәрергә тырыша. Сабантуй бәйрәме милләтебезнең уңганлыгы, киң күңеллелеге, рух күтәренкелеге ул. Шулай ук көч-гайрәттә, җитезлектә, тапкырлыкта ярышып үзеңне күрсәтү, яңа талантлар ачу урыны да. Шуңа күрә дә ул һәркайсыбызның күңелен кузгата, мәйданга олысын-кечесен һәм төрле милләт вәкилләрен җыя. Үзәк сабантуйның абсалют батыры булып Шигабиев Замир калды.

    

  

 

  

   

Соңгы яңарту: 2016 елның 6 июне, 13:20

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International