Яңа авыл җирлеге башлыгы сайланып куелды.

28 нче май көнне  Айдар авыл җирлегендә 2005 нче елдан  алып авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Миңнегөл Валиахметовна лаеклы ялга ките. Утырышка җыелган  җирлек депутатлары анын эшеннән канәгать иделәр, Миңнегөл Валиахметовнага алдагы тормышында зур уңышлар теләп калдылылар. Айдар авыл җирлеге башлыгы вазыйфасын башкару өчен депутатлар арасыннан яшерен тавыш юлы белән Айдар хуҗалыгы җитәкчесе булып эшләгән Хасаншин Булат Хайрулловичны сайлап куйдылар. Ана йөкләнгән авыл җирлеге вазыйфаларын тормышка ашырганда Россия, Татарстан Республикасы Конституциясе һәм законнары, Айдар авыл җирлеге Уставы нигезендә эш итәргә, авыл җирлегендә яшәүче халыкның тормышларын тагын да яхшырту, кешеләрнең хокукларын һәм ирекләрен яклау өчен бар көчен куеп эшләргә дигән теләкләр эйттеләр.



Соңгы яңарту: 2014 елның 3 июне, 10:10

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International