«Әбиемнең сандыгында кышкы әкиятләр... »

10 январь көнне Айдар мәдәният йортында «Әбиемнең сандыгында кышкы әкиятләр... »  дип исемләнгән балалар белән  әкиятләр сәхнәләштерелде, яратып карала торган мультфильмнарны искә төшерделәр. Балаларга тәрбия бирүдә әкиятләрнең әһәмияте бик зур. Алар татар, рус халык  һәм аерым язучыларның  әкиятләре белән таныштылар, укып кына калмыйча, сәхнәләштерергә дә өйрәнләр. Әлеге чараның төп максаты: язучылар иҗатына карата кызыксыну уяту,  әкиятләр уку аша балаларда дус, тату яшәү, хезмәт белән көн күрү, олыларга, ата-анага хөрмәт, ярдәмчеллек кебек сыйфатлар тәрбияләү.

+

Соңгы яңарту: 2018 елның 16 гыйнвары, 09:19

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International