“Китапханә белән дус булыйк”

23 гыйнвар  көнне Субаш авыл  китапханәсендә  башлангыч сыйныф укучылары  өчен  “Китапханә белән дус булыйк” исемле китапханә дәресе үткәрелде. Китапханәче Петрова Л.И.  балаларны китапханә бүлекләре белән таныштырды, китапханә һәм китап куллану кагыйдәләре турында сөйләде. Укучылар газета-журналлар, энциклопедияләр һәм алардан кирәкле материалларны тиз генә таба белү турында мәгълумат алдылар. Балалар китап, белем турында мәкальләрне танып-белү уенында катнаштылар, шигъри табышмакларга җавап биреп үзләренең бик күп әкиятләр белүләрен күрсәттеләр.

Соңгы яңарту: 2016 елның 26 гыйнвары, 13:48

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International