“Журналлар бездә мулдан, укыйбыз чын күңелдән”

19 май көнне Айдар авыл китапханәсендә “Журналлар бездә мулдан, укыйбыз чын күңелдән” дип исемләнгән китапханә сәгате уздырылды. Балалар «Сабантуй», «Салават күпере”, «Ялкын», «Гаилә һәм мәктәп” кебек журналларның  басма тарихлары һәм бүлекләре белән таныштылар, аеруча, журнал битләрендәге уеннар, кроссворд һәм ребуслар белән кызыксындылар. Бергәләшеп табышмаклар, кроссвордлар  чиштеләр, мавыктыргыч уеннар уйнадылар, кычкырып укулар оештырылды.

Соңгы яңарту: 2017 елның 22 мае, 13:48

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International