“Без тарихта эзлебез!”

10 февраль көнне  Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Без тарихта эзлебез" дигән түгәрәк өстәл үткәрелде.Әлеге очрашуда авылыбызның күренекле кешеләре : шәхси эшмәкәр Шамил Борханов, Зайнутдинов Ильдус Йосыпович, район ветераннар советы рәисе урынбасары Гильмиев Сәлмән Галиевич  һ.б. катнашты. Авылыбызның тарихын барлап, үткәннәрне искә төшереп барланды. Очрашу соңында  авыл китабын язу дигән фикергә киленде. Бу очрашуга  авылыбызның иң өлкән кешесе, ихтирамга лаек шәхес  Мәгьсүм хәзрәт Каримуллин да чакырылган иде.

  

Соңгы яңарту: 2019 елның 12 апреле, 10:10

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International