Юл кагыйдэлэре турында энгэмэ

Кичә безнең Олы Мишә балалар бакчасында юл кагыйдәләрен һәрчак үтәү турында әти-әниләр белән әңгәмә үткәрелде. Максатыбыз - балаларның исәнлеген саклау.  Безнең балалар бакчасында балалар һәм әти-әниләр арасында юл-транспорт һәлакәте булдырмау эшенә һәрчак зур игътибар бирелә. Эшчәнлек ел дәвамында алдан планлаштырылып алып барыла.  Әлегә очрашуга да  ГКУ "Дирекция финансирования научных и образовательных программ БДД РТ" ның әйдәп баручы специалисты Закиров Д.Р.  та чакырылган иде.  Ул әти-әниләргә юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, балаларны автокреслога утыртып йөрергә кирәклеген тагын бер кат искәртте, яктылыкны кире кайтаргычларның (фликер) әһәмияте турында сөйләде,  видеофильм күрсәтте. Соңыннан балаларга фликерлар һәм истәлекле бүләкләрен өләште.

Соңгы яңарту: 2016 елның 29 ноябре, 10:38

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International