“Чишмәләрне саклагыз!”

Олы Мишә авыл җирлегендә урнашкан Түбән Саурыш башлангыч мәктәбе укучылары белән “Чишмәләрне саклагыз!” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Бу чара ярдәмендә укучылар  авылда чишмәләрнең күп булуын  белделәр. Җир астыннан чыккан чишмәләрнең һәркемгә сафлык, матурлык бирүе турында сөйләделәр. Һәр чишмәнең  тарихы белән танышып, үз моңы, үз юлы булуын белделәр.

    Чишмәләрне  һәрвакыт сакларга кирәк!   Алар тирәсенә чүп-чар ташламаска, су юлларын чистартып торырга кирәк!

      Чишмәләр җыры беркайчан тынмасын!

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:09

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International