"Балкыш"

Ветераннарны үзара аралаштыру, дуслаштыру, җәмгыяттә үз урыннарын табарга ярдәм итү максатыннан 26 апрель көнне Олы Нырсы мәдәният йорты зонасында  “Балкыш” иҗат фестивале булып узды. Без-Айдар авылы җирлеге үзешчәннәре дә фестивальдә “Канатлар куйдың, сәхнә!” дип исемләнгән концерт программасы белән  катнаштык.  Бу чарада-гомер буе сәхнәләрдән төшмәгән җырчылар, биючеләр түгел, ә бәлки, яшәү дәртен, халкыбызның тел һәм мәдәни байлыгын саклап кала белгән, туган авылларында гомер итүче олы җанлы өлкәннәребез катнашты. Өлкәннәребез шулай бергә-бергә яшьлек хәтирәләре белән уртаклашып, күңелле итеп ял иттеләр. Әлеге фестиваль, чынлап та, өлкәннәргә канатлар куйды, яшәртеп, дәртләндереп җибәрде! “Балкыш” иҗат фестивале кирәкле һәм мавыктыргыч булып истә калсын иде.


 


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 10:55

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International