Наркотикларга каршы чаралар айлыгы

В современном обществе широко обсуждается тема подростковой наркомании. Сегодняшнее время требует нового понимания опасности этого социального явления. Школа должна увеличить потенциальную способность детей и подростков жить без зависимостей, быть ответственными людьми,   быть здоровыми физически, психологически, социально и духовно.

       Хәзерге вакытта киң таралган заман чире булып  наркотиклар тора. Бүгенге көндә яшь буын әлеге чирнең нинди нәтиҗәләргә китерүен дөрес аңлап үсәргә тиеш. Балаларга дөрес юл сайлауда, физик һәм психик яктан сәламәт яшәү рәвешен булдыруда дөрес юл күрсәтүче, киңәшче булып,  мәктәп тора.

     Үсеп килүче буында наркотикларга, зарарлы матдәләргә карата тискәре караш булдыру нияте белән,Үзәк авыл җирлегенең Сауш мәктәбендә  оештырылган “Балкыш” җәй лагерендә профилактик чаралар үткәрелеп тора. Тәрбиячеләр сәламәт яшәү  рәвеше турында балалар белән сөйләшүләр алып бардылар, “Минем тормыш минем кулда” исемле викторина үткәрделәр. Балалар ике командага буленеп, әлеге темага кагылышлы, файдалы һәм кызыкла сораулар бирештеләр. Ике як команда да сорауларга бик җитди җавап бирделәр. Йомгак ясап, зарарлы матәләрнең кешегә һәм аның сәламәтлегенә нинди зыян китерүен һәм  куркыныч тудыруы турында әйттеләр. Тәрбиячеләр тарафыннан әлеге темага  презентация эшләнә. Айлык дәвамында мондый профилактик  чаралар дәвам ителер дип көтелә.

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:30

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International