Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә мәктәп территориясен чистарту буенча өмә үткәрелде

Язгы мәрхәмәт ае кысаларында 22 апрельдә Алан урта  гомумбелем бирү мәктәбендә мәктәп территориясен чистарту буенча өмә үткәрелде. Апрель өмәсендә укучылар һәм техник хезмәткәрләр катнашты. Барлык катнашучылар да тырышып хезмәт итте. Территория чүп-чардан арындырылды. Өмәдә катнашучыларга мәктәп администрациясе зур рәхмәтен белдерде.

         

Соңгы яңарту: 2017 елның 24 апреле, 08:28

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International