Укытучы - олугъ һәм мактауга лаеклы исем.

Укытучы - олугъ һәм мактауга лаеклы исем. Һәр кешенең үз кече Ватаны, тормышка юллама биргән үз мәктәбе, рәхмәт хисләре белән, олылап искә ала торган укытучысы бар. Ана кеше беренче адымнар ясарга өйрәтсә, укытучы белем дөньясына юл ача. Укучылары тарафыннан ихтирам һәм рәхмәт хисләре ишетү-һәр укытучының олы бәхетедер.Укытучылар көне уңаеннан Айдар авылы мәдәният йорты һәм  китапханә белән берлектә "Укытучым минем, сезнең яхшылыкны һич онытмый күңелем” дип исемләнгән акция уздырылды. Акциядә катнашучыларның укытучысы турындагы уй-фикерләре, изге теләкләре язылган язмалары  ясалган плакатта урын алды һәм укытучыларга тапшырылды. Шулай ук мөгаллимнәргә карата җырлар башкарылды. 

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:46

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International