“Макулатура җый-агачны саклап кал!” акциясе

     

   13нче марттан 20нче мартка кадәр Теләче 2нче балалар бакчасында “Макулатура җый-агачны саклап кал!" исемле экологоик акция оештырылды. Акциянең төп максаты әти-әниләрне балалар белән бердәм файдалы эшчәнлеккә җәлеп итү, көнкүреш калдыкларын төрләргә аерып җыюга этәрү һәм үсеп килүче яшь буын вәкилләрендә табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү иде.

 Бу акцияне балалар әти-әниләре белән берлектә да шундук хуплап алдылар. Бигрәк тә зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары акциядә зур кызыксыну белән, бер-берсе белән ярыша–ярыша катнаштылар. Һәркемнең өендә актуальлеген югалткан китаплар, иске кәгазь каталоглар, күптән укылган матбугат басмалары хәйран күп булып чыкты. Нәтиҗәдә 812  кг күләмендә икенчел кәгазь чималы җыеп алынып тапшырылды.

 Безнең балалар бакчасында  бу  акция елдан-ел популярлаша баруы турында әйтеп үтәсе килә. Берничә ел дәвамында үткәрелгән акциядә катнашучылар саны һәм җыелган макулатура массасы арта бара. Табигый ресурсларны саклауга ата-аналарның һәм балаларның битараф булмавы куандыра.

Соңгы яңарту: 2019 елның 22 марты, 11:13

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International